Гражданнарга үзара салым

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә халкы!

 Бергәләп, күмәк көч белән 2018 елда үзара салым акчаларына зур эшләр башкарылды.

Минзәләдә тротуар төзелде

Северная урамы буйлап татар һәм рус зиратлары төзекләндерелде: койма тотылды, яктырткычлар куелды, стоянка һәм керү урынына асфальт җәелде, каты көнкүреш калдыклары урыны булдырылды. В.И.Ленин һәйкәле һәм "Мәңгелек ут" мемориалы реконструкцияләнде.

  1.  Солнечная урамында, 3 нче урта мәктәп тирәсендә, чаңгы трассасында урам яктырткычлары куелды, шәһәр буенча 273 данә лампалар алыштырылды.Изыскательләр урамында 3/4, 3/14, Гурьянов 102, Кадомцевлар 89, Гурьянов 104, 106, Садак бистәсендә балалар мәйданчыклары эшләнде;
  2.  Изыскательләр урамында 3/3, 3/4, 3/13, 3/14, 3/15А, 3/17, 3/18, Тукай, 7 нче йорт, М.Җәлил, 19 нчы йортларда видеокамералар куелды.Бу бер ел - 2018 елэчендә генә!.                 

     Агымдагы 2019 елда җирле референдумда түбәндәге эшләр башкарырга бердәм карар кабул ителде:

Урам яктырткычларын модернизацияләү, тротуарлар ясау, скандинавия йөреше өчен җәяүлеләр юлын, Изыскательләр бистәсендә 4/8 йорты янында балалар мәйданчыгы ясау.

Урман чишмәсен төзекләндерү, Минзәлә район үзәк хастаханәсе янында автостоянканы, Үрдәк күле янәшәсен төзекләндерү, "Нефтьче" спорт залын ремонтлау.

Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик хезмәт Геройлары аллеясен реконструкцияләү.

 

 

          Барлык минзәләлеләргә ярдәм өчен рәхмәт әйтәбез һәм алга таба да бергәләп эшләүгә ышанабыз.

2019 елның 26 мартында 500 сум күләмендә акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча кертергә (һәр балигъ булган, Минзәләдә яшәүчедән)

ИНН/КПП   1628006334/162801001

Федераль казначылык идарәсенең ТР буенча бүлеге (ТР Минзәлә муниципаль районының финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы)   р/сч 40101810800000010001

БИК 049205001

 НБ бүлеге Республика Татарстан Казан шәһәре

ОКТМО  92640101

КБК 991 117 14030 13 0000 150

Түләүләр Ак Барс банкы аша (башка банкларда комиссия алына) яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр хезмәте

Түләүдән азат ителгән гражданнар категориясе: БВС ветераннары, БВС нда катнашучыларның тол хатыннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, 5 һәм аннан күп балалы гаиләләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International