Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең минераль ашламалар сатып алуга субсидия алу мөмкинлеге бар мө

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә шуны искәртә: әлеге акчаларны алу өчен кимендә 30 кг д.в.га уңыш туплануны документлар белән раслау зарур. Әлеге ярдәм 30 мартка кадәр генә саклана.

1,5 млрд сум күләмендә субсидия яисә 500 сум/гектардан югары - максатчан, ягъни аларны киләчәктә бары тик ашлама сатып алуга гына сарыф итәргә була. Ашлама төрен һәм поставщикларны сайлау авыл хуҗалыгы формированиеләрендә кала.

Агымдагы елда 70 кг дан югары гамәлдәге маддә туплау бурычы куелган. Шуның өчен түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

Гомумән алганда, 6 мартка республика буенча гамәлдәге маддәгә исәпләгәндә 87 мең тоннадан артык яки бер гектар чәчүлеккә 30,5 кг гамәлдәге маддә сатып алынган. Бер атнага динамика 1,8% тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, беренче өчлеккә хуҗалыклары бер гектар чәчүлеккә 67,2кг д.в (фаразга карата 96%) минераль ашлама туплаган Зәй районы, Тәтеш - бер гектар чәчүлеккә 64,3 кг д.в.(91,9%), Саба районы - бер гектар чәчүлеккә 56,2 кг д.в  (80,3%) һәм Сарман районы -бер гектарга 56,1 кг д.в (80,2%). Шулай ук Әтнә, Тукай, Балтач, Кукмара, Буа, Мөслим районнарының күрсәткечләре яхшы. Аеруча Әгерҗе, Чирмешән, Кама Тамагы районнарына зур игътибар бирергә кирәк.

2019 ел уңышына минераль ашламалар туплау буенча мәгълүмат белән тулырак безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат. бүлегендә таныша аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International