1 мартта ПФРдан мәгълүматлар кабул итү буенча отчет кампаниясе тәмамланды.

2019 елның 9 марты, шимбә

1 мартта 2018 ел өчен ПФРдан мәгълүматлар кабул итү буенча отчет кампаниясе тәмамланды.

Минзәлә районының 483  эш бирүчесе Пенсия фондына 2018 ел өчен СЗВ-СТАЖ  формасы буенча 8 меңнән артык кеше турында мәгълүматлар тапшырды.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хезмәткәрләре электрон документ әйләнеше системасын кулланып, эш бирүчеләрдән документлар кабул иттеләр, эш бирүчеләрнең 98%ы отчетларны электрон хәлдә тапшырды.

Минзәлә районында клиентлар хезмәте эш бирүчеләрнең исләренә төшерә: тулысынча һәм төгәл булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен бер эшләүчегә 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International