Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 9 марты, шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

- төнлә көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-18 м/с, кыска вакытлы буран, аз гына бозлавык;

- төнлә һәм көндез томан;

- төнлә юлларда көчле бозлавык.

10 март көнне

9 март көнне 18 сәгатьтән 10 март көнне 18 сәгатькә кадәр

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Төнлә кар, юеш кар, яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -2..-4º. Көндез максималь һава температурасы +2..+4º. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча

 

Аязучан болытлы. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, юеш кар, яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Аерым районнарда томан. Төнлә урыны белән аз гына кар, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә урыны белән көчле, урыны белән 18 м/с, көндез урыны белән 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º. Көндез максималь һава температурасы -1..+4º. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International