Минзәләдә хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды. Концерт алдыннан тамашачыны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев котлады.

Бәйрәм уңаеннан студентлар һәм укытучылар "Мәхәббәт. Хатын-кыз, Яз" дип аталган эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде. Көллиятне тәмамлаган, хәзер популярлык казанган якташыбыз Лилия Шәһмөхәммәтова чыгышы концертның бизәге булды.Концерт ахырында көллият директоры Ренат Ибраһимов хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, чәчәкләр бүләк итте. Ә студент егетләр залда утыручы хатын-кызларның һәркайсына чәчәкләр таратты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International