Сынамышлар буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак.
Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. Безнең Минзәлә җирлегендә дә төрле милләт халыклары дус, тату яши. Һәр милләт электән үк үзенә генә хас бәйрәмнәрен бергә-бергә үткәреп килә. Бүгенге Май чабу бәйрәмендә дә шушы традиция сакланды: руслар да, татарлар да, чувашлар да рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты.
Шәһәребезнең Октябрь мәйданыннан иртән иртүк дәртле җырлар яңгырады, кызган коймак исләре халыкны үзенә әйдәп торды. Һава торышы әйбәт, рәхәт, язгы кояш нурлары балкып, күзләрне иркәләде, бәйрәмгә ямь өстәде.
Ярминкәдә бу юлы да авыл җирлекләре, эшмәкәрләр активлык күрсәтте, авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Башка ярминкәләрдән аермалык күзгә ташланды: мәгариф учреждениләре, район яшьләр һәм спорт бүлеге дә ярминкәдә үзләренең гадәти булмаган алымнары белән бәйрәмгә килүчеләрне каршыладылар. Кайнар коймак белән балаларның кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә бәйрәм күтәренкелеге тантана итте: Май чабу хөрмәтенә һәрбер авыл җирлеге дә шунда ук коймак кыздырып, минзәләлеләрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады. Ярминкәгә килүчеләр бәйрәм табынына кирәкле ризыкларны алды, моннан тыш бәйрәм концертын карап хозурланды. Һәрбер авыл җирлегеннән фольклор ансамбльләр берсен-берсе уздырырлык итеп күңелле чыгышларын башкардылар.
Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыларга Май чабу бәйрәменең тарихы һәм үзенчәлеге турында сөйләде. Шук һәм шаян “Скоморохлар” һәркемне шаяртып, биеп йөрделәр. Бу бәйрәм атнасында коймак, тәбикмәк пешереп, кунакка йөрү йоласын һәркем яхшы белә. Ә соңгы көн – кичерү, гафу итү якшәмбесе, бу көнне кешеләр бер-берсеннән кичерү сорый.
Чараны оештыручылар төрле уеннар, конкурслар әзерләгән. Алар олысын да, кечесен дә кызыклы уеннарда катнашырга чакырдылар. Күпләрнең балачакка әйләнеп кайтасы килеп, үзләре дә шуларда катнашты.
Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе барлык минзәләлеләрне 8 Март һәм Май чабу бәйрәмнәре белән котлады:
–Май чабу – безнең традицияләрне, гореф-гадәтләрне дәвам итү символы. Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең Минзәләдә матур традициягә әйләнде. Алда – гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңлләребез дә яңарсын. Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Көннең яктылыгы кояшта булса, күкнең матурлыгы йолдызларда, кешелекнең матурлыгы гүзәл затларда. Хатын-кызларыбызның күңелләре һәрчак күтәренке булсын.
Май чабу уңаеннан палаткалар шушы бәйрәм рухын чагылдырырга тырышып, шушы Май чабу элементын керткәннәр. “Иң яхшы Май чабу палаткасы” конкурсына нәтиҗә ясалды.Менә алар, җиңүчеләр:
Гран-прига район яшьләр һәм спорт комитеты лаек булды. Наратлы Кичү авыл җирлеге “Иң креатив”, Воровский исемендәге авыл җирлеге “Иң наян”, район мәраиф бүлеге “Иң кунакчыл”номинациясе буенча җиңүче булдылар. Аларга район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Карачкы сыйфатында район мәдәният йорты хезмәткәрләре чүпрәк белән саламнан хатын-кыз киемендәге зур, кызыклы курчак әзерләгән иде. Май чабу бәйрәменең символы булган әнә шул карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә яндырып, кышны озаттылар, яз килүне чакырдылар әлеге чарада катнашучылар.
Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкынча һава торышы булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә. Әйе, табыннарыбыз мул ризыклы була күрсен!
Безнең өстәмә
4 мартта Май чабу атанасы башланды. Бу атнада коймак пешерү бигрәк тә киң таралыш алган. Ә 11 мартта Бөек ураза башлана, ул 27 апрельгә кадәр дәвам итә. Ә 28 апрельдә православлылар Пасханы (Олы көнне) бәйрәм итәчәкләр.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-may-chabu-m-kyshny-ozatu