Минзәләдә ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе бинасында алимент түләүдән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтүдән читләшүче ата-аналарны ачыклау мәсьәләләре каралды. 

Гр.Ю.ның элеккеге ире 7 яшьлек улына 5 ел буе алимент түләми. Ю. гаиләсе белән фатир яллап Чаллыда яши. Ул Чаллыдагы суд приставларына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган, әмма нәтиҗәсе булмаган. Комиссия аңа приставларга гариза белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән.

Икенче пар - аерылышсалар да, бер фатирда яшәүләре дәвам итүчеләр. Бакча яшендәге ике балалары бар, бакча өчен генә дә аларның 11 мең сум бурычлары җыелган, коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычлары бар. Элеккеге ире Чаллыдагы эш урыныннан кыскартылгач, Минзәләдәге шәхси эшмәкәрләрнең берсендә эшли, әмма алимент түләми. Элеккеге хатыны да күптән түгел шәһәр оешмаларының берсенә эшкә урнашкан.

Элекке ирнең алимент түләмәве бер хәл, җитмәсә ул эчә башлаган. Комиссия ирне алкоголизмнан дәваларга кирәк, дигән карарга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International