Бүген район делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак традицион "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсына нәтиҗә ясау һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.
Делегация составында Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Минзәлә интернат-мкәтәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, традицион "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсы җиңүчесе Светлана Мәхмүтова, Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының шәфкать туташы, традицион "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсы җиңүчесе Розалина Ишимбаева, Иске Маҗын балалар бакчасы пешекче-завхозы Любовь Шагалиева, финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш Кондратьева, КФХ җитәкчесе Нәзирә Сайранова бар.