Дәүләт Думасында беренче укылышта "РФда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында"гы Законга "социаль эшмәкәрлек", "социаль предприятие" төшенчәләре өлешендә төзәтмәләр кертелде. Шулай ук "Россия Федерациясендә социаль эшмәкәрлек үсешен закон белән тәэмин итү" темасына парламент тыңлаулары узды.
Тыңлауларда социаль эшмәкәрләр, Дәүләт Думасы депутатлары. Россия Хөкүмәте вәкилләре, җәмәгать һәм һөнәри берләшмә әгъзалары катнашты.