"БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутатларының шәһәр һәм район җитәкчелеге белән очрашуы узды.
Шәһәр башлыгы урынбасары,"БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе сәркатибе Роза Салдаева депутатлар эшчәнлеге белән таныштырды.
Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев "Коррупциягә каршы тору" Федераль законы нигезендә шәһәр депутатларының керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр тапшыру зарурлыгы турында сөйләде, бу уңайдан сорауларга җавап бирде һәм моны башкару срокларын әйтте.
Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев дәүләт программаларын башкаруда, районда булган проблемаларны чишүдә
депутатларның роле турында сөйләде. Шулай ук районда табибларның җитешмәве һәм демографик хәлнең канәгатьләнерлек булмавын бәян итте. Планлаштырылган эшләрдә депутатларга зур бурычлар йөкләнүен ассызыклады.