Идел буе федераль округының студентлар отрядының төбәк штабы җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов Минзәләдә

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген шәһәребезгә Идел буе Федераль округы студент отрядларының төбәк штабы җитәкчесе Фәрит Айрат улы Шәяхмәтов килде.

Ул шәһәребезнең урта махсус уку йортларында булды. Ел саен төзелеш, педагогика, сервис, авыл хуҗалыгы, археология отрядлары, төзекләндерү буенча студент отрядлары формалашуы хакында сөйләде.

Бүгенге көндә җәмгыятебез һәм дәүләт ягыннан белемле белгечләргә генә түгел, иң беренче чиратта сәләтле идарә итүчеләргә дә ихтыяҗ үсә бара. Бу проблемаларны хәл итүдә студент отрядлары кебек вакытлыча булдырылган хезмәт коллективлары сизелерлек роль уйный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International