Динар Яруллин смартфон һәм ноутбукларның ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2 нче урта мәктәпнең чыгарылыш укучысы белән горурланабыз.

КФУ физика Институтының исәпләү физикасы кафедрасының фәнни төркеме молекуляр-динамик процессларның модельләштерү алгоритмын төзү белән шөгыльләнә. Аның составында "табигый һәм физика-математика фәннәре өлкәсендә иң яхшы магистрант" номинациясендә "КФУның ел студенты-2018" конкурсы җиңүчесе якташыбыз Динар Яруллин да бар. Фәнни төркемне физика-математика фәннәре докторы, кафедра мөдире Анатолий Мокшин җитәкли.

-Бу булдырган алгоритмнарны файдаланып, бирелгән үзлекләр белән материаллар эшкәртеп була яисә булдырылган материалларның әйләнә-тирә мохитка тәэсиренә каршы торуын күтәрергә мөмкин, - ди Динар.

 

Мәгълүмат чыганагы: Лариса Бусиль

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International