Бүген утырышлар залында кече һәм урта эшмәкәрлек буенча утырыш узды.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов үзенең кереш сүзендә райондагы инвестицион климат турында сөйләде, Николай Степанов һәм Дамир Каюмовның җиһазлар ясау, Александр Левановның су сату буенча эшчәнлеге турында мисал китерде. Советта үз предприятиесенең презентациясе белән Эдуард Гыйльметдинов чыгыш ясады.

."2019-2023 елларга районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында"гы доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады. Утырышта ТР Венчурлык фонды бүлеге җитәкчесе Марат Хөсәенов чыгыш ясады. Ул куркыныч тудыручы проектларны финанслау  өчен ни эшләргә кирәклеген аңлатты, чөнки банклар андый проектларга түбән процентлы кредит бирергә атлыгып тормыйлар. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әйтик, Минзәләдә яшерен сатып алучылар теге яки бу товарны сатып алу вакытын видеога һәм фотога төшерәләр һәм арбитраж судка җибәрәләр. Мондый вакытта эшмәкәр вакыт буенча физик яктан да, юридик яктан да берни эшли алмый. Җир сатып алганда аукцион вакытында да шундый ук хәл килеп чыга. Закондагы бушлыклар зирәк бизнесменнарга намуслы сатып алучыларга аркылы таяк тыгу мөмкинлеге бирә. Бу сораулар язылган, әлегә җаваплар юк, әмма Камил Римович әйтүенчә, соңгы проблема хакында РФ Дәүләт Думасы хәбәрдар.

 Утырыш ахырында район башлыгы Айдар Салахов уңышлы эшләүче эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары һәм Минзәлә күпере символикасы сурәтләнгән сәгать  бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International