Күпфункцияле үзәккә документлар тапшыру һәм бирү графигы

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе якынлашып килүче бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан күпфункцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документларны кабул итү  һәм бирү графигы турында хәбәр итә. 

"Минем документларым" офислары өчен 8 һәм 10 март ял көннәре исәпләнә.

7 март көнне барлык күпфункцияле үзәкләрдә дә эш көне бер сәгатькә кыскарак. Казан бүлекләре: Елга арты, Мәскәү, Идел буе бүлекләре, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1 нче йорт), Дәрвиш, Совет һәм Көньяк бүлекләре 8.00-17.00 сәгатьләрдә, Яңа Савин бүлеге - 8.00-19.00 сәгатьләрдә.

Күпфункцияле үзәк ДБУ филиаллары - Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, бгөлемә. лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга. шулай ук Тукай районында - 8.00-17.00 сәгатьләрдә.

Район филиалларында эш көне 7 март көнне 18.00 сәгатькә кадәр булачак.

9 март - гадәти режимдагы эш көне.

Аерым бер үзәкнең эш графигы белән учреждениенең  mfc16.tatarstan.ru. рәсми сайтында танышырга була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International