Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт базарында ихтыяҗ булган урта звено белгечләрен һәм эшче һөнәрләре исемлеген актуальләштерү максатларында оешмаларда сораштыру уздыру турында Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәттән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хат килүе хакында хәбәр итә.
Исемлекне актуальләштерү буенча анкета http://spravochnik.rosmintrud.ru/news/809. адресы буенча тутырыла.
Һәрбер эш бирүчене сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сораштыруны уздыру сроклары - 2019 елның 11 февраленнән 2019 елның 31 мартына кадәр.