Яз - елның иң гүзәл фасылы. Аның килүен ниндидер дулкынлану, җылы хисләр белән каршы аласың, сүз белән аңлатып булмый.
Нәкъ менә шундый матур вакытта без мәхәббәт, җылылык, яңа тормыш, чәчәкләр белән тулы Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез.
Хатын-кызларны кадерләгез, тәбрикләгез, чәчәкләр бүләк итегез, 8 Мартта гына түгел, һәрчак кадерләгез!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы исеменнән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котларга, аларга иминлек, шатлык, олы бәхетләр һәм тыныч күк йөзе телибез.
Яз - түбән бәягә сату, акцияләр вакыты. Файдалы товарлар сатып алуыгызны телим, бәйрәм кәефе телим. Түбән бәягә сату вакытында товарларны кире кайтару һәм алыштыруга бернинди чикләүләр юк, бу турыда онытмагыз. Шуның өчен әгәр дә сезгә теге яки бу товар ошамаса, аларны кабаттан кибеткә илтегез.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы.