2019 елның 5 мартында Татарстанлылар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчелегенә кабул итүгә skype сервисы аша керә алалар.
Теләгән һәр кеше ведомство җитәкчелеге белән бәйле сорауга җавап алу өчен Идарә җитәкчелеге белән өйдән яисә эш урыныннан чыкмыйча да элемтәгә керә ала.
Бу хезмәт аеруча авылда яшәүчеләр, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы. Болардан тыш, соңгы вакытта видео-кабул итүгә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә мөрәҗәгать итәләр.
Кабул ителүгә ничек язылалар?
Росреестрның ТР буенча Идарәсе җитәкчелегенә видео-элемтә буенча кабул ителүгә эләгү өчен алдан ук skype@rosreestr.org. электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.