Телевизор экранында "А" хәрефе язылган икән – аналоглы телевидение карыйсыз дигән сүз, әгәр бу хәреф булмаса – цифрлы телетапшыруны.
3 июньдә Татарстан бөтен ил белән бергә заманча цифрлы телевидениегә күчә. Һәркем телевизордан 20 федераль телеканалны цифрлы форматта бушлай карый алачак. Телевизор цифрлы телетапшыруларны кабул итсен өчен аны көйләү мөһим.
Әгәр экранда "А" хәрефе язылган икән, бу – аналоглы телевидение.
Цифрлы телетапшыруга күчүнең берничә ысулы бар. Телевизор DVB-T2 стандартын кабул итсә, аңа антенна тоташтырырга кирәк.
Әгәр телевизор экранында “А” хәрефе юк икән, димәк, инде цифрлы телевидение карыйсыз. Өстәмә җиһазлар таләп ителми.
Кайнар линия телефоны 8-800-220-20-02.
