Минзәләдә "Созвездие" - "Йолдызлык" фестиваленең район туры узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2019» эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең район турында 30 га якын номер күрсәтелде.

Ике сәгать барган гала-концертта 5-16 яшьлек балалар һәм үсмерләр чыгыш ясады. "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр",  "Хореография", "Конферансье" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә 1, 2, 3 дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Лараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Галиева котлады.

Иң яхшы номерлар белән Минзәлә данын 9-10 мартта, Менделеевск шәһәрендә узачак зона  этабында яклаячаклар. Уңышлар телибез!

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalsya-rayonnyy-tur-festivalya-sozvezdie-yoldyzlyk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International