ПФРның территориаль органына килмичә, ничек СНИЛС алып була?

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Минзәлә районының клиентлар хезмәте ниндидер сәбәпләр аркасында иминият таныклыгы булмаган гражданнарга СНИЛСны электрон хезмәтләр юлы белән алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә.

Гадәти кәгазьдә, А4 форматында реаль вакыт режимында бастырылган иминият таныклыгында һәркем өчен гадәти булган "яшел кәгазь" иминиятләнгән зат турында шундый ук мәгълүматны сыйдырган.

Иминият таныклыгын болай рәсмиләштереп була:

онлайн режимында мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы дубликатын алып кына "Гражданинның шәхси кабинеты"нда ПФР сайтында өйдән чыкмыйча электрон рәвештә;

мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын беренчел теркәлү мәгълүматлары югалганда, алыштырганда эш бирүчедән алырга була. Шул ук вакытта, иминиятләнгән зат билгеләнгән үрнәктә иминият таныклыгын алырга тели икән, дубликат өчен клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International