ТР Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә "Замана укучысына экологик белем бирү процессында мобиль технологияләрдән файдалану төбәк семинар-практикумы узды.

2019 елның 2 марты, шимбә

Мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирү һәм аларны экологик культурага өйрәтү кысаларында, 2 нче урта мәктәбендә "Замана укучысына экологик белем бирү процессында мобиль технологияләрдән файдалану" төбәк семинар-практикумы узды.

Кунакларны - ТР Экология һәм табигатьне саклау министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаровны һәм "Мусора. Больше. Нет" экологик хәрәкәт лидеры Г.М.Красноперованы каршы алу башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары әзерләгән күргәзмә-экскурсиядән башланды. Барлык эшләнмәләр ташлый торган материаллардан ясалган. 
Семинар актлар залында дәвам итте. Чарада "Минзәлә урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе А.А.Хәлиуллин, урманчылыкның әйдәп баручы белгече В.М.Фастеева, Минзәлә районының "Будет чисто" экологик хәрәкәт активистлары, мәгълүмати-методик үзәк, Балалар иҗат йорты белгечләре, экология, биология, география укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, ТНВ массакүләм-мәгълүмат чарасы вәкиле Е.Ю.Голякова катнашты. 2 нче урта мәктәп директоры Рөстәм Ялаев кунакларны сәламләп, мәктәпнең экологик тәрбиягә зур игътибар бирүен, бу эшчәнлеккә мәктәп укучылары һәм укытучыларының гына түгел, шәһәр пенсионерлары, ветераннарының җәлеп ителүен билгеләп үтте.  

Семинарның икенче өлеше практик юнәлештә булды. Ул педагогик остаханә формасында оештырылган иде.





 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International