Барлык җылы сүзләр бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Минзәләдә яшәүче Хөмәрия Сираева өчен яңгырады. Яше зур булуга карамастан, ул үзен бик яхшы хис итә.
Иртән иртүк аның йорты гөрләп тора, җиде баласы кайткан янына. Шуларның алтысы Минзәләдә яши, бер кызы - Мәскәүдә. әниләрен ялгызы калдырмыйлар, гел янына килеп торалар.
Хөмәрия Галим кызы Аю авылында туган, 12 яшеннән колхозда терлекләр караган. 1949 елда тормыш иптәше белән Минзәләгә килеп, урманчы булып эшли башлаганнар.
- Без катлаулы заманда яшәдек, бернинди уңайлыклар юк иде. Мичкә утын ягып, су ташып яшәдек. Хәзер җырлап бара тормышлар, пенсия яхшы, - ди озын гомерле Хөмәрия әби.
Әбинең зур горурлыгы - балалары, 14 оныгы, 20 оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы бар.
Юбилярны бәйрәм белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева килгән иде.