"Чишмә" балалар бакчасында инновацион юнәлешләр буенча ачык чара узды.

2019 елның 2 марты, шимбә

Язның беренче көнендә 10 нчы санлы "Чишмә" балалар бакчасында белем бирү төрләре буенча ачык чара узды.

Бакчада тәрбияләнүчеләр белән инглиз теле, хореография. юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, легоконструкцияләү, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү буенча дәрес фрагментлары күрсәттеләр. Программа кызыклы булды, төрле эш формалары кулланылды: грифельле такта, "Эбру-арт" сәнгатен үзләштерү һ.б.лар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева ачык чаралар уздыру нигезендә хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу ятуын белдерде.

Чарада кунак - ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров катнашты. Ул экологик юнәлеш буенча эштә актив катнашкан район мәгариф учреждениеләренә рәхмәт белдерде һәм китаплар бүләк итте, дип хәбәр итә мәктәпкәчә белем буенча методист Эльвира Гаязова.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-detskom-sadu-chishm-proshlo-pokazatelnoe-meropriyatie-po-innovatsionnym-tekhnologiyam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International