4 мартта 6.45 сәгатьтә Татарстан Росреестры катнашында татар телендә Татарстан радиосында интервью чыгачак.
"Яңа көн" программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртачак. Дәүләт регистраторының профессиональ киңәшләре күчемсез милекне сатып алучыларга да, сатучыларга да файдалы булачак.
Татарстан радиосы 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.