2018 елның 23-24 ноябрендә ТР Биектау авылында гер спорты буенча спорт мастеры, СССР чемпионы Биккениев Т. Г. истәлегенә традицион республика ярышлары узды.
Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте. Безнең район данын " Олимп «балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 яшь спортчы яклады. Кече яшүсмерләр арасында 58 кг. га кадәр категориядә Сабирова Раушанга тиңнәр булмады. 53 кг. га кадәр авырлык категориясендә Шумилов Илья (3 нче мәктәп) һәм 63 кг. нан артык Карлина Лия (КШИ) көмеш призерлар булдылар. III урынны 63 кг. га кадәр категориядә Биляев Данияр (КШИ), 73 кг. нан артык Гагарин Виталий (3 нче урта мәктәп) яуладылар. Өлкән егетләр арасында 85 кг. га кадәр авырлык категориясендә Нигъмәтянов Әнвәр (3 нче урта мәктәп) ярышлар чемпионы булды. Спортчыларны ярышларга тренер Галиев Р. Р. һәм Петров О. И. әзерләде.