ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Халык санын алуда катнашу» хезмәтен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталында (алга таба-дәүләт хезмәтләре порталы) 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр ачык булачак

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.

Республика юлларына ешрак эре кыргый хайваннар – пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар чыга. Машиналарның көпчәкләре астында җәнлекләр үзләре генә түгел, пассажирлар да һәлак була.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искә төшерә: компенсация түләү I төркем инвалидларын, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ 80 яшькә җиткән кешеләрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем инвалид балаларын карауны гамәлгә ашыручы эшкә яраклы булмаган затларга билгеләнә.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ел саен күп кенә илләрдә 4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Планетабызның хайваннар дөньясын саклауда һәм йорт хайваннарының хокукларын яклауда кешеләрнең тырышлыгын берләштерергә тиеш.

Бу чәршәмбедә, 6 октябрьдә, бөтен Татарстан буенча гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы турында халыкка хәбәр итү системаларын тикшерү узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Укытучылар көне алдыннан район мәдәният сараенда укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International