Укытучылар көне алдыннан район мәдәният сараенда укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Айдар Салахов котлады:
- Һәр ел, укытучылар көнендә, без алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтлибез һәм очрашабыз. Сез, укытучылар, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә күп көч куясыз. Әлбәттә, бу коллектив хезмәте дә, ата-аналар, гаиләләр, тәрбиячеләр һәм тренерларның хезмәте дә. Соңгы елларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада, шул исәптән районда да Глобаль программалар тормышка ашырыла, мәгарифкә дә күп акча юнәлтелә. Районда яңа балалар бакчалары төзелде һәм төзекләндерелде. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалды. Шулай ук спорт корылмалары, мәдәният объектлары саны елдан – ел арта бара – болар барысы да үсеп килүче буынны-балаларны комплекслы тәрбияләү өчен эшләнә.
Аннары Айдар Салахов балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагогларны, "Татарстан Республикасының Мактаулы остазы" билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук бер төркем педагогларга район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Педагогларны бәйрәм белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев та котлады. Мәгариф һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук бу көнне сәхнәгә уку йортларын тәмамлап, район мәктәпләренә, балалар бакчаларына укытучылар, тәрбиячеләр булып эшкә килгән яшь педагогларны чакырдылар.
Мәгариф хезмәткәрләре оешмаларының Территориаль профсоюзы рәисе Флора Иванова шулай ук мәгариф хезмәткәрләрен, профсоюз тормышында актив катнашкан коллективларны билгеләп үтте, грамоталар тапшырды.
Бәйрәм балалар җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-nagradili-luchshikh-uchiteley


