"Умырзая " тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья хайваннар көне узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Ел саен күп кенә илләрдә 4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Планетабызның хайваннар дөньясын саклауда һәм йорт хайваннарының хокукларын яклауда кешеләрнең тырышлыгын берләштерергә тиеш.

Бу көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар Бөтендөнья хайваннарны яклау көне барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә бәйрәм итү үзенчәлекләре турында белделәр.

Белемнәрне киңәйтү һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан, балаларга «гаҗәеп хайваннар», «хайваннар аукционы», «Рәссамнар-анималистлар», «Гусеница» һ. б. төрле биремнәр тәкъдим ителде.

Бу чара балаларның төрле яклап интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук табигатькә җаваплы караш формалаштыруга, коллективлык, үзара ярдәмчеллек, үзара аңлашу хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/v-reabilitatsionnom-tsentre-umyrzaya-proshel-vsemirnyy-den-zhivotnykh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International