Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак Сезнең эшчәнлегегез республикабыздагы, Минзәлә районындагы уңай үзгәрешләргә ярдәм итүгә эчкерсез омтылыш белән сугарылган. Сез нигез салган “БлагоДарение” яшь буынга һәм социаль инициативаларга хәйрия ярдәме фонды тырышлыгы белән районыбызның Тупач авылында психолог-педагогик үзәк сафка басты, дистәләгән минзәләлеләргә эш урыннары булдырылды.
Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: канун нигезендә, башка ташламалы категорияләр белән бергә, медицина хезмәткәрләре лаеклы ялга гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән алданрак чыга алалар.
Быел беренче семинар Иске Маҗын авыл җирлеге авылларында узды.
Минзәлә районында балаларга биш мең сум һәм ун мең сум күләмендә айлык түләүләр алуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
"Заиковский" хуҗалыгы фермасы янында рапстан сенаж салуга керештеләр. Биредә бүгенге көндә сенаж һәм печән әзерләүнең кызган чагы икәнлеген яхшы беләләр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
17 июньдә кичен, 18 июндә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен булуы көтелә, җил секундына 15-20 метр тизлектә.
23 июньдә ТР Президенты катнашында Севастопольнең шефлык астындагы хәрби часте белән телекүпер узачак. Бу турыда чакырылыш комиссиясе утырышында фикер алыштылар.
17 июньдә кичен, 18 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда секундына 15-20 метр тизлектә көчәючән җил белән яшен булуы ихтимал.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак.
Шул ук вакытта 25 июньнән, бер атна дәвамында үз тавышыңны бирергә була. Бу россиялеләргә үзләренә кулай булган вакытта процесста катнашу һәм сайлау участокларында халыкның күп җыелуын булдырмау өчен эшләнә.
Важно знать: школьникам и студентам необходимо информировать Пенсионный фонд о своём трудоустройстве