Хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып баруны сайлау, яисә аның кәгазь вариантын саклап калу хокукы турында эш бирүчеләр 31 декабрьгә кадәр үз хезмәткәрләренә хәбәр итәргә тиеш.
Агымдагы елда Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы тарафыннан 791 төзелеп бетмәгән объект учетка куелды һәм хокуклары теркәлде.
Узган ел эчендә күчемсез милекнең шундый 1663 объектына хокуклар теркәлде. Күчемсез милек реестрында Татарстанда урнашкан төзелеп бетмәгән 13 658 объект турында мәгълүматлар бар.
3 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак.
3 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән томан булуы көтелә.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарында Пенсия фонды подразделениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачак. Пандемия шартларында гражданнарга ярдәм чаралары һәм РПФ подразделениеләре эше төп тема булды.
3 ноябрьдә ОТР һәм ТНВ телеканалларында "Исәнмесез!" программасы чыгачак. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Артем Костин иртәнге кунак булачак.
Татарстан Росреестры эксперты Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының игезәк сайтларыннан ни өчен куркырга һәм чын сайтларны ялганнарыннан ничек аерырга икәнлеге турында сөйләячәк.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: коронавирус инфекциясен таратмау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә кабул итү алдан язылып кына мөмкин.
60 яшьтән өлкән россиялеләр гаиләгә өстенлек бирә. "Көмеш" буын вәкилләре арасында рәсми никахлашучылар саны башка категориядәгеләргә караганда югарырак.
Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Туксина Федосия Васильевна 95 яшен билгеләп үтә.
Дәүләт Думасында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына федераль бюджет проекты закон проекты өстендә эш алып барыла.