Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Туксина Федосия Васильевна 95 яшен билгеләп үтә.
Федосия Васильевна Мөслим районы Керәш Шуран авылында туган. Сугышка кадәр колхозда сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән. 1943-1950 нче елларда Горький өлкәсе "Чистое" Торф чыгару предприятиесендә эшли. Минзәләгә килгәч, совхозда эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Минзәләнең 1 нче санлы балалар бакчасында эшли.
Федосия Васильевна тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. бүген аны 3 оныгы, 3 оныкчыгы сөендерә.
Хөрмәтле Федосия Васильевна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов