Дәүләт Думасында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына федераль бюджет проекты закон проекты өстендә эш алып барыла.
Аны дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул итү барышында "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе тарафыннан ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча проблеманы хәл итү өчен өстәмә механизмнар кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелде.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:
«2007 елдан федераль үзәк ятимнәргә торак бирү буенча чыгымнарны финанслый. 2019 елда 7,4 млрд сум акча бүлеп бирелде, 26,5 мең ятим бала торак белән тәэмин ителде. Төбәкләрдә вазгыять гади түгел, бирелә торган фатирларның җитмәве сәбәпле, ятимнәр үз чиратын озак көтә. Хөкүмәт бу мәсьәләне хәл итәргә маташа, планлаштырылган 7,7 млрд сумга быел бу максатларга өстәмә 2,3 млрд сум бирелә.».