2021 елның 1 гыйнварыннан Росреестр боерыгы көченә керә. Анда күчемсез милек объектлары милекчеләренә хәбәр итү Тәртибе күрсәтелгән. Аларда әлеге объектларның зыян күрү яки юк ителү очраклары турында геодезик, нивелир һәм гравиметрик челтәр пунктлары урнашкан.
Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә "Нефть тармагында тармакара аралашуга яңа алымнар: Чыгару. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар" темасына түгәрәк өстәл уздырды. Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре союзы һәм "ТаграС-Холдинг" ҖЧҖ чараны оештыруда ярдәмче булдылар.
Минзәлә районында 1141 пенсионер "авыл" стажы өчен өстәмә ала. Аңа авыл хуҗалыгының билгеле вазыйфаларында кимендә 30 ел эшләгән һәм бүгенге көндә эшләмәүче авыл җирлегендә даими яшәүче картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар хокуклы.
«Инвалидлар декадасы» кысаларында, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәткәре Галимова Илсөя, социаль хезмәтләр алучы Бариев Мансур Бари улы белән, танып-белү кызыксынуын үстерү максаты һәм ял итү эшчәнлегенең бер формасы буларак, «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены оештырды.
4-6 декабрьдә Казанда кызлар, хатын-кызлар арасында бокс буенча Беренчелек һәм Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, ана капиталын товарлар сатып алуга һәм инвалид балаларга социаль адаптация һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен юнәлтергә була.
Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ләйәә Гарипованың (укытучы С.С.Петрова) 2 ноябрьдә узган "Абилимпикс-2020"VI Милли Чепионатының Республика этабында җиңүе алга таба тагын да җаваплы этап - Республика данын яклап Милли Чемпионатта катнашу торуын аңлата.
Бу вакытлыча чыгымнарны кыскарта. Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә, Пенсия фонды компетенциясенә караган күп сораулар буенча якындагы КФҮгә мөрәҗәгать итәргә була.
Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Федорова Варвара Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 5 декабрьдә, 2020/2021 елларда чемпионат циклының Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк Чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын котлау тантанасы узды. Юниорлар "Мода технологиясе" компетенциясендә 2 нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Оля Бокарева катнашты.