Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Федорова Варвара Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Варвара Петровна Минзәлә районы Түбән Юшады авылында дөньяга килә. Кече яшьтән хуҗалык эшләрендә булыша, үгезләр җигеп эшли, урман чыгара, Курья бистәсенә пристаньнан ашлык ташый. Кичләрен фронт өчен бияләй, оекбаш бәйли. Соңрак торф чыгара, рельслар сала. Кияүгә чыккач, курьяга күченеп киләләр. Биредә ул ындыр табагында эшли, баржалар бушата.

 Варвара Петровнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр.

      Хөрмәтле Варвара Петровна!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын узган каһарманнар буыны белән чиксез горурланабыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф. якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,

Минзәлә муниципаль

район башлыгы

                    А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International