Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә "Нефть тармагында тармакара аралашуга яңа алымнар: Чыгару. Сервис. Машина төзелеше. Финанслар" темасына түгәрәк өстәл уздырды. Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре союзы һәм "ТаграС-Холдинг" ҖЧҖ чараны оештыруда ярдәмче булдылар.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт. сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "Единая Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина катнашучыларны сәламләде һәм түгәрәк өстәл кысаларында конструктив, һөнәри дискуссияне тәэмин иткән вәкиллекле составны билгеләп үтте.
«Мондый чаралар законлы карарларның практикада кулланыш проблемаларын ишетергә һәм прогрессив законнар формалаштыруда яңа юллар табарга ярдәм итә", - дип шәрехләде Когогина.