Көн саен 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә Минзәлә муниципаль районы штабының кайнар элемтәсе эшли.
Бүген җәмәгать киңлекләре объектларын дезинфекцияли башладылар: балалар мәйданчыклары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары, күп катлы йортлар подъездлары.
Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.
Татарстан Министрлар Кабинеты өйдән чыгу тәртибен һәм эш бирүчеләр өчен белешмә формасын раслады. Документ Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.
Хөрмәтле минзәләлеләр!
Минзәлә шәһәренә керү юлларында бүген иртән иртүк бетон блоклар барлыкка килде.
Коронавирус күпләрдә паника тудырып кына калмый, кайберәүләр өчен гайбәт чыганагы да булып тора.
Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә.
Имин булмаган метеорологик күренешләр:
1 апрельдә татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал;
- көндез көчле җил 15-17 м/с (Казанда 15 м/с).
Бүген Дәүләт Думасы РФ Президенты йөкләмәсе үтәлеше кысаларында әзерләнгән беренче һәм икенче бала тууга (уллыкка алу) бәйле рәвештә айлык түләүләрне гамәлгә ашыру һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр исәпләү үзенчәлекләре турындагы законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.