Хөрмәтле минзәллеләр!
Белгәнегезчә, 2020 елның 30 мартыннан карантин режимы кертелде.
Бүген икенче көн, ләкин миндә шундый фикер туа: күпләп карантин чараларының ни дәрәҗәдә җитдилеген аңлап бетерми.
Коронавирус инфекциясе белән заралануны булдырмауның иң яхшы чарасы - "Өйдә утыр".
Карантинны саклагыз һәм кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз.
Чөнки COVID-2019 белән зарарлану 100% зарарланган кешедән, предметлардан, продуктлардан күчә. Ә инфекция беренче көннәрдә тышкы билгеләрсез уза һәм сез күп кешене зарарларга мөмкин.
Әгәр сезнең тән температурасы >38,50, коры ютәл, сулыш алу авырлаша икән, ашыгыч медицина ярдәменә яки участок табибына мөрәҗәгать итегез.
барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек телим.