Коронавирус күпләрдә паника тудырып кына калмый, кайберәүләр өчен гайбәт чыганагы да булып тора.
Минзәләдә ике чиновникның бу авыру белән заралануы фейк - дөрес түгел.
Бу нисбәттән район үзәк хастаханәсе Наил Мөбәрәкшин аңлатмасы:
- Бүгенге көнгә чит илдән кайткан район халкы исемлеге безгә тулысынча билгеле. Аларга ил территориясенә кергәндә изоляция зарурлыгы аңлатылды. Район хастаханәсе табиблары бу исемлектәге халыкның сәламәтлеген контрольдә тоталар. Районда коронавирус белән авыручылар юк.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/spletniki-nashlis-i-v-menelinske