ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Теге яисә бу программа кысаларында социаль әһәмияткә ия булган перспективадагы һәм агымдагы капиталь төзелеш эшләрен башкару планнары бер көндә генә тумый, алар алдан уйланылган, тәфсилләп төзелгән проект-смета документлары нигезендә алып барыла. Мондый төзелешләрне башкарырга да теләсә кайсы подрядчыларны алмыйлар, алар конкурслар аша билгеләнә. Минзәлә хакимияте каршындагы капиталь төзелеш идарәсе дә шушы мәсьәләләргә кагылышлы эшләрне оештыру вәкаләтләрен башкара. Әлеге идарә директоры Фаат ЗИЯТДИНОВ белән без шәһәр тормышы һәм районда барган төзелеш эшләре хакында сөйләшеп алдык.

Саннар. Агымдагы елның I кварталында районда 3 кеше гражданлык алдытагын 2гариза каралуда. Районда 5 оешма мигрантлар хезмәтеннән файдалана. 2012 нче елда районда чит ил гражданнары белән 6 гаилә корылган, 2013 нче елда – 8, агымдагы елның шушы вакытына 1 гаилә корылган.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Алар арасында шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар бар. Агымдагы елдан алар өчен Пенсия фондына иминият взнослары тарифы үзгәрде. Хәзер түләү хезмәт өчен түләүнең ике минималь размерыннан түгел, берсеннән генә исәпләнә һәм эшмәкәрнең кеременә бәйле.
Һәр минзәләле өчен Интернетка тоташу мөмкинлеге булачак

Бүген армия хезмәтенә  алыну гражданиннарның хокуклары буенча "кайнар элемтә" ачылачак.


13
май, 2014 ел
сишәмбе
Иркәнәш авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг булды.

Минзәлә районы игенчеләре 22 700 гектарда иртә сабан культуралары чәчтеләр


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Җиңү бәйрәме көннәрендә гимназия коллективы үзләренең ветераннары өчен тирән эчтәлекле концерт һәм театральләштерелгән “Тылда” дип аталган постановка күрсәттеләр. Театрыбызның халык артисткасы Рәзилә Муллина ярдәме белән әзерләнгән әлеге сәхнә әсәрен ветераннар елый-елый карадылар.
Халыкка педиатр һәм акушер-гинеколог ярдәме күрсәтүне оештыру максатында район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенә эшлекле визит оештырды.

Ел саен 12 май көнне Экологик белем көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты – кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемне актуальләштерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International