Бу атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
1 октябрьдән 31 октябрьга кадәр Дәүләт статистикасының федераль службасы (Росстат) тарафыннан халык санын алуның микроформасы уздырыла.
Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәрне педагогия көллияте директоры Камил Нәҗмиев бәйрәм белән тәбрикләде.
6 октябрьдә безнең театр Казанда, Г.Камал исемендәге Академия театрында Т.Миңнуллин исемендәге фестиваль кысаларында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” драмасы белән чыгыш ясый.
Кызларны концертка туплау, аларга көч биреп торучы Гөлнара Гайсина – Дусай Кичү авылы клубы мөдире, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырды.
Матур җәйләрне әти-әни янында һәм аларның җылысына сыенып, иркә кочагына сыенып, назланып үтүенә чын күңелдән сөенеп, алга таба укуларын дәвам итү өчен көч туплап, Яңа Мәлкән һәм Дусай Кичү авыллары укучы яшьләре әти-әниләренә, туганнары-дусларына һәм, әлбәттә, авылдашларына рәхмәт йөзеннән, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында зур бәйрәм – тамаша күрсәттеләр.
Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның беренче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда “Татмедиа”ның барлык бамаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак.
Бәйге 2015 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы “Татарстан почтасы”ның почта бүлекләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу өчен почтальонның киләсе елның беренче яртысына "Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылучылар, 2015 елның икенче яртыеллыгына караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы почтальон эшли торган бүлекчәдә яздыру абонентлары саны агымдагы елның икенче яртысыннан кимемәскә тиеш.
Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРның адвокат һәм нотариаль палаталары белән берлектә, 9 октябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү буенча кабул итү оештыра. Әлеге чара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында була.
Бикбау авылындагы шәхси хуҗалыклардан 2007 елда көнгә 1500 килограмм сөт җыелган булса, быел хәзерге чорда авыл халкы 750 кило сөт тапшыра.
2015 елның 15 октябрендә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка турнирын юбилей сезоны, 80 нче иҗади сезон уңаеннан уздыра.