Кызларны концертка туплау, аларга көч биреп торучы Гөлнара Гайсина – Дусай Кичү авылы клубы мөдире, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырды.
Матур җәйләрне әти-әни янында һәм аларның җылысына сыенып, иркә кочагына сыенып, назланып үтүенә чын күңелдән сөенеп, алга таба укуларын дәвам итү өчен көч туплап, Яңа Мәлкән һәм Дусай Кичү авыллары укучы яшьләре әти-әниләренә, туганнары-дусларына һәм, әлбәттә, авылдашларына рәхмәт йөзеннән, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында зур бәйрәм – тамаша күрсәттеләр.
Әлеге бәйрәмгә Дусай Кичү авылы кызлары Айгөл Салихова, сеңлесе Эльвира һәм Гүзәлия Заһидуллина искиткеч матур биюләр – рус кызлары, татар һәм чегән кызлары биюләре әзерләделәр, барыбызны сокланырга мәҗбүр иттеләр. Элина Зәйнәшеваның рус кызлары, Сөмбел Нуриеваның көнчыгыш халыклары биюенә залда утыручылар да түзмичә, кушылып биеде. Алина Смирнова, Лилиана Фаттахова, Ләйсирә Мусина, Кристина Шимановскаяның рус һәм татар телендә туган як һәм әниләр турындагы җырлары күңел түрендәге иң нечкә хисләргә кагылып, күзләрне яшькә чылатты.
2015 нче ел әдәбият елы икәнлеген искәртеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын кабат искә төшереп, Зәмфирә Шаматова шигырьләр укыды. Ә инде бәйрәмне алып бару, аны тамашачыга кызыклы итеп җиткерү бурычы Гөлия Гайсинада иде. Ул әле сеңлесе Назлыгөл белән җырлап та тамашачыны таң калдырды.
Зөләйха ГЫЙЛӘҖЕВА, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты директоры