Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРның адвокат һәм нотариаль палаталары белән берлектә, 9 октябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү буенча кабул итү оештыра. Әлеге чара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында була.
Кабул итү шәһәре- бездәге Ленин урамы, 80 адресы буенча урнашкан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең т е р р и т о р и а л ь бүлекчәсе урнашкан бинада була. Аны 8.00-11.00 сәгатьләрдә Гыйльмуллина Светлана Олеговна, 11.00- 15.00 сәгатьләрдә Корбанов Марат Ильяс улы үткәрә.