Хәзерге вакытта барлык хуҗалыкларда да техника дефектовкасы үткәрелде һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын (тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне) ремонтлауга керештеләр. Техниканы ремонтлау ООО«Заиковский»,ООО «Органик Групп» , ООО«Мензелинские зори» хуҗалыкларында җылыту һәм яхшы яктырту белән башкарыла.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды.
Минзәлә районында клиентлар хезмәте искә төшерә: Россия Федерациясе гражданлыгы булган хатын-кызлар туган очракта игезәкләр ана (гаилә) капиталына сертификат алырга хокуклы.
Югары Тәкермән авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Электән үк Алфира һәм Хәлил Мингазовлар шундый матур гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 20 башы савым сыеры.
2018 елның 12 декабрендә илебез Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Россия Федерациясе Конституциясе - Россия хокукый системасының үзәге булган һәм башка кануннарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләүче дәүләтнең төп кануны. Бу уңайдан Минзәлә халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече "Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр белән бергә Россия тарихында мөһим булган бу бәйрәмгә багышланган әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында өлкән гражданнар РФ Конституциясенең үсеш этапларын, Россия дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күздән кичерделәр. Шулай ук алар Конституция тарафыннан гарантияләнгән кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге, шулай ук бурычлары хакында белделәр. Әңгәмә аңлаешлы һәм кызыклы формада үтте. Чара ахырында "Әкияти геройларның хокуклары" дип аталган уен-викторина уздырылды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар нинди персонажларның хокуклары бозылуын аңлатырга тиеш иде. Шулай ук РФ Конституциясе нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен биремнәр үтәделәр.
Лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына, бер кешегә дә комачау тудырмыйча, күп еллар үзенең яраткан шөгылен башкаручы – туган як тарихын өйрәнүче, алай гына түгел, шушы юнәлештә күп китаплар авторы Юныс ага Юсупов безнең арабыздан китеп барды.
Закон өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән бәйле рәвештә, хокукларны рәсмиләштерү тәртибен шәхси торак төзелеше объектларына гына түгел, бакча йортларына да үзгәрткән, Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүче күп кенә гражданнар элек теркәлгән бакча йортларын яңадан рәсмиләштерергә кирәкме, дип сорый башлады.
Иркәнәш авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында күчтәнәчләр тараттылар.
Бүген Сарман авылы мәдәният йортында авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.
"Әдәби табышмак "бәйгесендә катнашучы Лениногорск,Чаллы,Әтнә,Чистай,Түбән Кама уку йортларыннан килүчеләр иң беренче чиратта педагогия көллиятендә укып чыгучы язучы,шагыйрьләр белән таныштылар.