Мингазовлар 50 баш мөгезле эре терлек тота

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Югары Тәкермән авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Электән үк Алфира һәм Хәлил Мингазовлар шундый матур гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 20 башы савым сыеры.

Бүгенге җиңел булмаган заманда үз көчләрен кызганмый эшләүләрен, яшәүләрен күреп   авылдашлары аларны хөрмәт итә.

Хәлил Мингазов:

25 гектар пай җиренең 10 гектарында иген, калганында костер, люцерна үстерәбез.  Хуҗалык эшләрен хатыным Алфира, улым Айдар, кияү Фәнил  белән башкарабыз. Көн саен 150-180 литр сөт җитештереп аны көн аралаш Чаллы шәһәре кешеләренә алып барып сатабыз. Үз йортыңда Сөт җитештерүне мин табышлы эш дип саныйм. Моннан тыш яңа туган бозауларны сатабыз, үзебез һәм туганнарыбыз өчен ит тә бар.

http://menzela.ru/news/obschestvo/mingazovlar-50-bash-mgezle-ere-terlek-tota 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International