2018 елның 12 декабрендә илебез Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Россия Федерациясе Конституциясе - Россия хокукый системасының үзәге булган һәм башка кануннарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләүче дәүләтнең төп кануны. Бу уңайдан Минзәлә халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече "Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр белән бергә Россия тарихында мөһим булган бу бәйрәмгә багышланган әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында өлкән гражданнар РФ Конституциясенең үсеш этапларын, Россия дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күздән кичерделәр. Шулай ук алар Конституция тарафыннан гарантияләнгән кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге, шулай ук бурычлары хакында белделәр. Әңгәмә аңлаешлы һәм кызыклы формада үтте. Чара ахырында "Әкияти геройларның хокуклары" дип аталган уен-викторина уздырылды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар нинди персонажларның хокуклары бозылуын аңлатырга тиеш иде. Шулай ук РФ Конституциясе нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен биремнәр үтәделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)