ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, 6 февральдә Р.Гәрәй исемендәге балалар китапханәсендә яшь герой-антифашист истәлеге көне уңаеннан "Всезнайка" клуб берләшмәсе "Зур сугышның кечкенә каһарманнары" тематик әңгәмә уздырдылар.

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында  инстаблогер-студентлар арасында  конкурс игълан  итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары  һәм югары  уку йортлары  студентлары  арасында  уздырыла. 

Ел саен уздырылучы "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика кокнурсында һәм ел саен уздырыла торган массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үиздарә темасын яктыртуга республика журналистлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Бөек Ватан сугышында бөек җиңүнең 75 еллыгын билгеләп түтгә әзерлек кысаларында. Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Екатерина Чигвинцева мәгълүмати стенд әзерләде.

"Мәктәп волейбол лигасы" Республика турниры кысаларында, 5 февральдә "Юбилейный" спорт мәктәбенең спорт залында минзәлә муниципаль районының мәгариф оешмалары кызлары арасында волейбол ярышларының муниципаль этабы узды.

 


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Куркыныч һәм имин булмаган метеорологик күренешләр фаразланмый.

Үз хосусыйлыгындагы күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәүче кызыксынган затлар, алар фикеренчә, күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, шулай ук базар бәсен бирүне файдаланып, кадастр бәясен аныклау өчен дөрес булмаган мәгълүматлардан файдаланылса, аны Татарстан Росреестры каршындагы Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне тикшерү комиссиясендә һәм судта дәгъвалый ала.

 

Ел саен Татарстан Республикасында 6 меңнән артык янгын чыга, аларда 150гә якын кеше үлә, 250дән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Шул ук вакытта ел саен янгыннарда балалар үлә.

 

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

 

05 февральдә Дәүләт Думасы Гомумроссия бер минутлык тынлыкны ел саен уздыру турында закон проектын бертавыштан кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International