ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

3 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән томан булуы көтелә.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм Мөслим районнарында Пенсия фонды подразделениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачак. Пандемия шартларында  гражданнарга ярдәм чаралары һәм РПФ подразделениеләре эше төп тема булды.

 

3 ноябрьдә ОТР һәм ТНВ телеканалларында "Исәнмесез!" программасы чыгачак. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Артем Костин иртәнге кунак булачак.

Татарстан Росреестры эксперты Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының игезәк сайтларыннан ни өчен куркырга һәм чын сайтларны ялганнарыннан ничек аерырга икәнлеге турында сөйләячәк.

 

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: коронавирус инфекциясен таратмау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә кабул итү алдан язылып кына мөмкин.

 

60 яшьтән өлкән россиялеләр гаиләгә өстенлек бирә. "Көмеш" буын вәкилләре арасында рәсми никахлашучылар саны башка категориядәгеләргә караганда югарырак.

 

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Туксина Федосия Васильевна 95 яшен билгеләп үтә.

Дәүләт Думасында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына федераль бюджет проекты закон проекты өстендә эш алып барыла.

 

ТР Халыклары ассамблеясенең чираттагы киңәшмәсе Питрәч районында узды.

15 яшьлек татарстанлы Дима Биланның "Держи!" җырын башкарды.

"Кадрәк" комплексы «ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘҮДӘ-СӘНӘГАТЬ ПАЛАТАСЫ» Союзы конкурсында

«Ызандашлар» (Близкие соседи)» этно-туристик проектын гамәлгә ашыру кысаларында масштаблы, вакыйгалы чаралар уздыру" проекты белән катнаша.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International