Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолеттан шәһәрне күзәтте. Очыш барышында республика территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр барышын анализлады.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәү зарур: гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитү, тиешле стаж һәм билгеле санда пенсия коэффициентлары булу.
Бу вакыйга төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма матбугатны таратучыларны берләштерә. Бәйрәмне уздыру турында карар ТР Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елның 24 июнендә кабул ителде.
Минзәлә районында язгы чакырылыш апрель аенда башланды. Безнең районнан хәрби комиссариат аша 8 егет армия хезмәтенә чакырылган иде, шуларның икесе сәламәтлек торышы буенча кабаттан тикшерү узарга кайтарылды.
Минзәлә районында Covid - 19 гавами вакцинацияләү бара. Район предприятиеләре коллективлары әлеге акциягә күпләп кушыла бара.
Пенсия фонды хезмәткәрләре да читтә калмады һәм беренчеләрдән булып прививка ясатты.
Районда "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында эш дәвам итә.
19 майда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында "Танып белү кызыксынуын формалаштыру нигезе буларак мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучыларга белем бирүнең актив ысуллары" темасы буенча Төбәкара семинар-практикум узды.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән башланган "Безнең ишегалды" программасы кысаларында Минзәлә районында 9 территория төзекләндереләчәк. Программа авылларга да керә башлады. Быел бу эш Юртау поселогында уздырылачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 8 апрелендәге "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 нчы карарына үзгәрешләр кертү турында" карары нигезендә 2021 елның 1 июненә аяк киемнәре товарлары әйләнешендә катнашучылар 2020 елның 1 июленә үз биләүләрендә һәм (яки) куллануда, һәм (яки) кул астында аяк киемнәре булган аяк киемнәре әйләнешендә катнашучылар 2021 елның 1 июненә кадәр алга таба сату максатларында идентификация чаралары белән маркировкаларга тиеш.
Аяк киемнәре әйләнешндә катнашучы күрсәтелгән срокта күрсәтелгән аяк киемнәре товарларын әйләнешкә кертү турында мәгълүматләрне мониторингның мәгълүмати системасына җибәрмәсә, андый аяк киемнәре товарларының маркировка кодлары юкка чыгарыла.