ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 19 декабрьдә көннең икенче яртысында, төнлә һәм көндез 2018 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә томан, суау, катлаулы утырымнар көтелә.

Гимназия базасында Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында инглиз телендә "English Art Festival" төбәкара иҗат фестиваль-конкурсы узды. Балалар үзләренең инглиз телен шигырь, җыр, сәхнә осталыкларында күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә «Яхшылык бүләк ит» хәйрия марафоны узды, әмма һәр уңайлы вакытта да яхшылык бүләк итәргә мөмкин.

Хәзерге вакытта барлык хуҗалыкларда да техника дефектовкасы үткәрелде һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын (тырмаларны, культиваторларны, чәчкечләрне) ремонтлауга керештеләр. Техниканы ремонтлау ООО«Заиковский»,ООО «Органик Групп» , ООО«Мензелинские зори» хуҗалыкларында җылыту һәм яхшы яктырту белән башкарыла.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды.

Минзәлә районында клиентлар хезмәте искә төшерә: Россия Федерациясе гражданлыгы булган хатын-кызлар туган очракта игезәкләр ана (гаилә) капиталына сертификат алырга хокуклы.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Югары Тәкермән авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Электән үк Алфира һәм Хәлил Мингазовлар шундый матур гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкта 50 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 20 башы савым сыеры.

 

12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә илебез Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Россия Федерациясе Конституциясе - Россия хокукый системасының үзәге булган һәм башка кануннарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгеләүче дәүләтнең төп кануны. Бу уңайдан Минзәлә халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече "Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр белән бергә Россия тарихында мөһим булган бу бәйрәмгә багышланган әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында өлкән гражданнар РФ Конституциясенең үсеш этапларын, Россия дәүләт символларының барлыкка килү тарихын күздән кичерделәр. Шулай ук алар Конституция тарафыннан гарантияләнгән кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге, шулай ук бурычлары хакында белделәр. Әңгәмә аңлаешлы һәм кызыклы формада үтте. Чара ахырында "Әкияти геройларның хокуклары" дип аталган уен-викторина уздырылды, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар нинди персонажларның хокуклары бозылуын аңлатырга тиеш иде. Шулай ук РФ Конституциясе нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен биремнәр үтәделәр.

 


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына, бер кешегә дә комачау тудырмыйча, күп еллар үзенең яраткан шөгылен башкаручы – туган як тарихын өйрәнүче, алай гына түгел, шушы юнәлештә күп китаплар авторы Юныс ага Юсупов безнең арабыздан китеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International