ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

16 май көнне, 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә муниципаль районы буенча Бүлегендә гражданнарны урынга чыгып кабул итү узачак. 

"Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе пенсия алды яшендәге (ир-атлар: 1959, 1960,1961,1962,1963 елларда туган, хатын-кызлар: 1964,1965,1966,1067,1968) эшләүче гражданнарның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге турында хәбәр итә.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

7 май көнне, 14 сәгатьтә, ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Бердәм кабул итү көне (Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80 нче йорт) уздырыла.

 

 

Делегация составында район башлыгы Айдар Сәлахов, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Валерий Вышенский, Флүс Усманов, Тәнзилә Латыйпова, Хәсән Гатауллин бар иде.

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклар! Сезне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз.

Татарстан  Республикасында  чәчүгә  барлык  районнар да  чыкты.   Бу  хакта   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.    

Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 34726 гектарда чәчү планлаштырылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә 16309 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, бу барлык сабан ашлык мәйданнарының 48,7 проценты дигән сүз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көндәлек өчен сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сатып алучы көндәлек йөртү өчен сумка сатып алу өчен консультантка мөрәҗәгать иткән, әмма аның ярдәме белән дә сумка дөерс сайланмаган.

 

2-5 майда Уфа шәһәрендә "Аэробика Планетасы-2019" спорт аэробикасы буенча Бөтенроссия ярышлары, шулай ук Уфа шәһәре кубогына спорт аэробикасы буенча ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International